Содержимое
1944 елның 23 февралендә ярты миллионнан артык ингуш һәм чеченнар Казакъстан һәм Үзәк Азиягә сөрелде. Аларны "фашист оккупантларына" ярдәм итүдә гаепләделәр. Сөргенгә озатылганнарның меңнәрчәсе юлда салкыннан һәм ачлыктан үлеп кала. Үзәк Азиягә килеп төшкәч тә аларның бернинди хокуклары булмый. Анда үткән елларны чечен һәм ингушлар коточкыч еллар буларак искә ала. Исән калганнарга Сталин үлгәннән соң өч ел үткәч, 1956 елда үз җирләренә кайту рөхсәт ителә. Харитадан юкка чыгарылган Чечен-ингуш автоном совет социалистик республикасы кире торгызыла. Кире кайткан чеченнар үз ватаннарын таный алмый диярлек. Аларның өйләре һәм җирләре башка кешеләргә бирелгән булып чыга. Совет хакимиятләре мәчетләрне япкан, борынгы чечен һәм ингуш язмаларын яндырган. Кабер ташлары тартып чыгарылган, таулардагы берничә гасырлык манаралар нигезенә кадәр җимереп ташланган. Күпләр йөрәкләре сыкрап кире Казакъстанга китә. Чеченнарның икенче дулкыны Үзәк Азиягә 1994 елда беренче чечен сугышы башлангач килә. Татар шурасы депортация көне сәбәпле мөрәҗәгать белән чыкты. «Депортацияләр хатирәсе безнең гомуми үзаңыбызның, ирек һәм көрәш турындагы дискурсыбызның мөһим өлеше булып тора. Бер генә халык та «дошман» дип игълан ителергә тиеш түгел. Бер генә гаилә дә төн уртасында ишек шакыган тавыштан уянып, ярты сәгать эчендә җыенырга мәҗбүр ителүнең дәһшәтен кичерергә тиеш түгел. Кызганычка каршы, бүген мондый хәлләрне ешрак күзәтергә туры килә. Бөтен бер халыклар Путин режимы тарафыннан «дошман» дип игълан ителә. Икенче фикер өчен, халыкның үз теленә, мәдәниятенә, үзбилгеләнүенә, дәүләтчелегенә хокукын яклаган өчен хөкем итәләр. Хәтер безне куркуга түгел, ә бердәмлеккә һәм гаделлек өчен көрәшкә чакырырга тиеш. Бер генә халык та иреккә омтылганы өчен җәзага тартылырга тиеш түгел», диелә мөрәҗәгатьтә. @azatliqradiosi