TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30287

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры449Количество просмотров
Опубликован24 февр.24.02.2026, 06:40
Содержимое поста

Содержимое

24 февраль китергән кыскача яңалыклар: 🔸Бүген Русиянең Украинага каргы баскын сугышы башлануга - 4 ел. Әлеге сугышта Башкортстан һәм Татарстаннан 17 меңнән артык кеше һәлак булды. Бу хакта бүген Азатлык Радиосында тулырак мәкалә булачак. 🔸Татарстанда Әлмәт шәһәрендә дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде, Түбән Камада вакытлыча һава аланы ябылган. Росавиация хәбәр итүенчә, һава аланы очкычларны кабул итми һәм җибәрми. 🔸Сишәмбегә каршы төндә Мәскәүнең Савеловский вокзалы мәйданында шартлау булган дип хәбәр итә куәт оешмаларына якын булган "База" һәм Mash Телеграм-каналлары. Мәскәү эчке эшләр министрлыгының дәүләт идарәсе белдерүенчә, бер ир-ат төнлә машинада кизү торучы ЮХИДИ хезмәткәрләре янына килә дә шул вакытта шартлау яңгырый. Бер ЮХИДИ хезмәткәре һәлак булган, икесе яраланган. Русия Тикшерү комитеты белдерүенчә, шартлатучы шулай ук үлгән. Mash аны интихарчы дип атый. 🔸Русиядә Telegram-га нигез салучы Павел Дуровка карата террорчылыкка ярдәм итү маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган. Бу хакта ФСБ материаллары нигезендә әзерләнгән һәм хөкүмәтнең «Российская газета» басмасында дөнья күргән мәкаләдән билгеле булды. Анда Telegram дәүләт иминлегенә яный диелә. 🔸БМОның Кеше хокуклары комитеты Казакъстанга чечен кешесе Мансур Мовлаевны Русиягә тапшыруны тыйган. Бу хакта Воронеж өлкәсеннән элекке депутат Нина Беляева хәбәр итә. Элегрәк Казакъстан Мовлаевка сыену бирүдән баш тарткан булган. Русиядә ул эзләүгә игълан ителгән. Мовлаев, Чечнягә тапшырылган очракта, үзен үтерергә мөмкиннәр дип курка. @azatliqradiosi