TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30290

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры417Количество просмотров
Опубликован24 февр.24.02.2026, 09:45
Содержимое поста

Содержимое

Көн язмасы: Бишенче елын башлаган сугыш: Башкортстан һәм Татарстаннан үлүчеләр арасында күпме татар-башкорт? 2022 елның 24 феврале. Иртәнге 5:30. Русия федерал каналлары президент Владимир Путин чыгышын күрсәтә башлый. Ул әйткән сүзләрне Русия халкы алдагы елларда даими рәвештә ишетеп торачак: "НАТО Русия чикләренә якыная", "безгә башка юл калдырмадылар", "Киевтәге хакимият кануни түгел", "демилитаризация" һәм "денацификация" кирәк" һәм башка шундый ялган нарративлар. Башта Путин һәм аның хакимияте моны бөтенләй сугыш дип атамый, "махсус хәрби операция" дигән ялган бер төшенчә кертелә. Сугыш сүзен кулланучыларга каршы соңгы елларда моңа кадәр күрелмәгән репрессияләр башлана, бар илдә кырыс цензура кертелә, йөзләрчә мең кеше илне ташлап китәргә мәҗбүр була. Беркем дә, беренче чиратта Русия хакимияте үзе, һәм әлбәттә гади халык та сугышның болай озак дәвам итәчәген көтмәде дияргә була - Путин гомумән Русия гаскәренең "Киевны 3 көндә" яулап алуына ышана. Бүген - 2026 елның 24 феврале, сугыш инде төп-төгәл 4 ел дәвам итә. Азатлык Радиосы бу сугыш һәм тәэсире турында даими язып тора, ә ул бөтен өлкәләрдә чагыла: икътисадта, сәясәттә, сәнәгатьтә, демографиядә, гади халык тормышында... Әмма аның иң зур нәтиҗәсе – ике яктан да өзелгән гомерләр. Русиянең бу сугышта югалтулары Икенче дөнья сугышыннан соң СССР һәм Русия катнашкан барлык сугышлардагы югалтуларны бергә кушканнан да күбрәк килеп чыга. Тикшеренүчеләр һәм журналистлар даими әйтеп тора: сугышта милли республикалар, асаба халык вәкилләре аеруча зур зыян күрә. "Медиазона" җыя торган үлүчеләр исемлегендә беренче ике урында Башкортстан белән Татарстан. Азатлык Радиосы җыйган саннар тагы да зуррак. Сугыш бигрәк тә азсанлы милли азчылыкларны, ди тикшерүчеләр. Сугышның 4 еллыгына Азатлык Радиосы хисабында җыелган саннарны тәкъдим итәбез. Беренче тапкыр без җыелган исемнәрнең ономастик анализын ясап, Татарстан һәм Башкортстаннан үлүчеләрнең милләтләрен өйрәнеп карадык. Аерып карау өчен татар гадәте исемнәре һәм урыс гадәте исемнәре дигән төшенчәләр кертелде. 🟢Моны ачык итеп әйтү мөһим: бу эш кешенең милләтен билгеләү түгел. Ономастик ысул кешенең исеме һәм фамилиясе урыс яки татар-башкорт исем традициясенә якынмы икәнен генә күрсәтә. Бу – фәкат фаразга нигезләнгән бәяләмә. 🟢Анализ вакытында исемнәрнең формасы, фамилияләрнең килеп чыгышы, тел үзенчәлекләре исәпкә алынды. Урыс исеме + татар фамилиясе кебек катнаш очраклар аерым төркемгә кертелде, чөнки аларны төгәл билгеләү кыен. 🟢Бу ысул зур мәгълүмат массивлары буенча гомуми тенденцияләрне күрергә мөмкинлек бирә, ләкин аерым кешенең милләтен билгеләү өчен кулланыла алмый. Башкортстан очрагында исем-фамилияләрнең татармы-башкортмы икәнен билгеләү мөмкин түгел. Шуның өчен Башкортстан очрагында без "татар-башкорт" исемнәре дигән аерым категорияне булдырдык. Шуны да искәртү кирәк - беренче карашка урыс традициясендәге исемнәр артында ике республикадагы чуаш, мари, удмурт кебек халыкларның вәкилләре дә була ала. Анализ нәтиҗәләре түбәндә китерелә: Татарстан: 🔸Татар гадәте исемнәре якынча – 3165 (40,1%) 🔸Урыс гадәте исемнәре якынча – 4 153 (52,6%) 🔸Башкалар/билгеләү мөмкин түгел – 571 (7,2%) Башкортстан: 🔹Татар-башкорт гадәте исемнәре якынча – 4588 (50,3%) 🔹Урыс гадәте исемнәре якынча – 3572 (39,1%) 🔹Башкалар/билгеләү мөмкин түгел – 964 (10,6%) Тулырак➡️Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз. @azatliqradiosi