Содержимое
«Транснефть» ширкәте Әлмәттәге нефть кудыру станциясенә дрон һөҗүменнән соң нефть кабул итүне киметкән. Торбаүткәргечкә нефть кабул итү 20%, ягъни тәүлеккә 250 мең мичкәгә кадәр кимегән дип яза Reuters ике чыганакка сылтанып. Сүз 23 февральгә каршы төндә һөҗүмгә дучар булган Татарстанның Әлмәт районы Кәләй нефть кудыру станциясе турында бара. Reuters мәгълүматларына караганда, аның куәте тәүлеккә якынча бер миллион мичкә тәшкил итә. Reuters чыганакларының берсе әйтүенчә, һөҗүм нәтиҗәсендә һәркайсы 50 мең тонна сыешлы ике нефть резервуары янган. Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, иң зур кимү «Татнефть» ширкәтенә караган чималга кагылган. Зыян күләме әлегә бәяләнмәгән, әмма Reuters чыганаклары әйтүенчә, әгәр зыян җитди булса, бу Русия нефте экспорты күләменә һәм сыйфатына тәэсир итәргә мөмкин. «Татнефть» һәм «Транснефть» Reuters соравына җавап бирмәгән. Әлмәт тирәсендә һөҗүм 23 февральдә булды. Иярчен сурәтләренә караганда, Кәләй нефть кудыру станциясендәге янгын кичә дә дәвам итә иде. «Медуза» ачыклавынча, Кәләй торбаүткәргечләре Новороссийски һәм Приморски кебек зур портларга, шулай ук Русия нефте Маҗарстан һәм Словакиягә китә торган «Дружба» нефть үткәргеч системына нефть җибәрә.