Содержимое
Дубайдагы халыкара Сабан туена быел 10 меңгә кадәр кеше көтәләр 4 апрельдә Дубайда дүртенче тапкыр Халыкара Сабан туе үтәчәк. Гарәп илләре татарлары альянсы җитәкчесе Марсель Әхмәтшин сүзләренчә, быел кунаклар саны ике тапкырга артыр дип көтелә. Узган ел бәйрәмгә 4,5 мең кеше җыелган булса, быел оештыручылар 8-10 мең кунак кабул итәргә әзерләнә. Бу хакта «Татар-информ» яза. Сабан туен төп оештыручылар – эшмәкәр Камил Галиуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, бәйрәмдә Әнвәр Нургалиев, Ильмира Нәгыймова һәм Элвин Грей чыгыш ясаячак. Русия Көнбатыш илләрен “дустанә булмаган” илләр дип таныганнан соң, Дөнья татар конгрессы Европа, АКШ, Канада татарлары белән эшләми диярлек. Көнбатыштагы татар оешмалары башлыча бәйсез дөнья күрә, шулай да берничә илдә Россотрудниечство канаты астында эшләүче татар-башкорт оешмалары әле дә бар. Конгресс башлыча Гарәп һәм Үзәк Азия илләренә йөз тотты. Дөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Дубайда еш була.