Содержимое
КФУда татар журналистларын әзерләү өчен 25 бюджет урын бүлеп бирелгән 2026/2027 уку елы өчен КФУның Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбендә татар журналистларын әзерләү өчен 25 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Бу хакта мәктәп деканы, милли һәм глобаль медиалар кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин белдерде. КФУ сайтындагы кабул итү планында да шушы сан күренә. 2012 елдан КФУда татар журналистикасы кысыла башлады. Башта татар журналистларының читтән торып укуы бетерелде. Көндезге бүлеккә бюджет урыннары кими башлады. 2015 елдан татар журналистларына аерым бюджет урыннары бөтенләй бүленмәде. Татар журналисты булырга теләүчеләр урыс журналистлары белән гомум таләпләр нигезендә имтихан тапшырып укырга керү өчен бәйгегә чыга торган итеп калдырылды. Соңыннан төрле елларда кайчан биш, җиде урын бүлеп бирелде. Журналистларны бераз КФУның филология институтында да әзерлиләр. “Татмедиа” җитәкчесе Шамил Садыйков татар телендә эшли булучы кадрлар табуның авырлыгы турында даими сөйләп килә. “Татар телле белгечләрне шәһәрдә генә түгел, районнарда да табу кыен. Рус теллесе дә табылмый. Кызганыч, журналистларны бюджет урыннарда әзерләү туктатылды. Без укыган заманда 10-15 кешегә бюджет урыннар бирелә иде. Әмма аларның икесе генә журналист булып китә алды”, дигән иде ул әле 2021 елда ук.