Содержимое
Сембер мәдәният һәм сәнгать көллияте сайтында Русия саклану министрлыгы белән контракт төзү шартлары күрсәтелгән кушымта бастырылган. Анда «дрон гаскәрләре»нә язылган студентларны гадәти пехотага күчерергә мөмкин булуы әйтелә, чөнки конкрет хәрби бүлеккә сайлап алу сынау мөддәте узганнан соң үткәреләчәк. Ә бу вакытта килешү инде имзаланган була ди хокук яклаучы Артем Клыга. Яңа алынган кешене башка гаскәр төренә билгеләсәләр дә, контрактны өзү мөмкин булмаячак. Клыга сүзләренчә, мөддәт тәмамлангач контракт өзелә дигән пункт гамәлсез, чөнки президент Владимир Путин мобилизация тәмамлануы турында фәрманны әле дә имзаламаган. ▪️Соңгы вакытта саклану министрлыгының көллият һәм югары уку йортлары студентларын сугышка чакыру, алар арасында актив агитация алып бара башлады. ▪️«Гроза» басмасы исәпләвенчә, контракт имзалау таләбе белән агитация кимендә 41 югары уку йорты һәм көллияттә бара. Килешү төзү тәкъдимен бигрәк тә сессияләрен тапшыра алмаган студентларга итәләр.