Содержимое
Миңнеханов Казаннан контрактчылар җитмәвен тәнкыйтьләде. Украина сугышында шәһәрдән кимендә 1200 кеше үлгән Татарстан башлыгы Рөcтәм Миңнеханов 26 февральдә узган Казан шәһәр думасы утырышында Татарстан башкаласыннан Украинага каршы сугышка контрактчылар җыю планы үтәлмәвенә игътибар иткән. — Моның җиңел түгеллеген, саннарның зур булуын аңлыйм, әмма бу мәсьәлә сезнең җаваплылыкта, — дигән Миңнеханов. Казан мэры Илсур Метшин шәһәрдә Русиянең Украинага һөҗүмендә катнашучыларның алты меңнән артык гаиләсен "муниципалитет көндәлек кайгырта" дигән. Украинага каршы сугышта күпме татарстанлы катнашуы билгесез. Узган елның июлендә Казанда контракт хезмәтенә сайлап алу пункты башлыгы Андрей Козлов 2025 елның беренче алты аенда Татарстанда Русия саклану министрлыгы белән 8 меңнән артык кеше контракт төзүен әйткән иде. 2025 елның июнендә ул кайбер ирләрнең Украинага түгел, ә "Африка корпусы"на җибәрелүен дә белдерде. 2024 ел нәтиҗәләренә караганда, Козлов сүзләренчә, Татарстанда 12 меңнән артык кеше контракт төзегән, план 7 процентка арттырып үтәлгән. Былтыр җәен Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикадан сугышта катнашкан яки анда хезмәт иткән кешеләр саны якынча 45 меңгә җиткән. Ә моңа кадәр — 2025 елның март аенда — Миңнеханов Владимир Путин белән очрашу вакытында Украинадагы сугышка җибәрелгән контрактчылар һәм мобилизацияләнгәннәр саны 38 169 кеше дип әйткән иде. Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан җыйган мәгълүматларга күрә, сугышта Казанда туган 1 299 кеше һәлак булган. Медиазона исәпләүләренә караганда — 1 230 кеше. Тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/MG30x