Содержимое
Хаменеи резиденциясе җимерелгән, ләкин аятулланың анда булмавы әйтелә. Соңгы хәбәрләр: 🔸Иран югары лидере резиденциясенә һөҗүм нәтиҗәләрен күрсәткән иярчен сурәтләре чыкты. Ул җимерелгән. Аятулланың үзе анда булмавы әйтелә. 🔸Иран медиасы хакимияткә сылтанып хәбәр итүенчә, илнең көньягындагы Минаб бүлгесендә мәктәпкә һөҗүм ясалган. Анда 40 кеше, башлыча балалар һәлак булган диелә. Бу мәгълүмат бәйсез рәвештә расланмаган. 🔸Reuters агентлыгы Иран чыганакларына таянып, һөҗүмнәр аркасында Ислам инкыйлабы сакчылары корпусының берничә командиры һәм түрәләр үтерелгән дип яза. 🔸Axios хәбәрчесе Барак Равид АКШның югары дәрәҗәдәге вәкиленә сылтанып, Америка һөҗүмнәре Иранның ракет програмына юнәлтелгән, ә Израил моңа өстәп Иранның югары җитәкчелегенә дә һөҗүм итә дип белдерде. 🔸Русия тышкы эшләр министрлыгы АКШ һәм Израил гамәлләрен «алдан планлаштырылган һәм сәбәпсез кораллы агрессия акты» һәм «куркыныч авантюра» дип атады. Белдерүдә шулай ук АКШ администрациясе гамәлләре тәнкыйтьләнә. Русия үзе дүрт ел Украинада сугыш алып бара. 🔸Европа берлеге вәкилләре рәсми белдерүләрдә АКШ һәм Израил гамәлләренә турыдан-туры хуплау белдермәде. Алар игътибарны төбәктә тотрыклылыкны саклау, киеренкелекне киметү һәм төбәктәге Европа берлеге ватандашларының иминлеген тәэмин итү кирәклегенә юнәлтте. Шул ук вакытта Кая Каллас белдерүендә Тәһран режимы тәнкыйтьләнә, аның гамәлләре глобаль иминлеккә куркыныч дип атала. 🔸Украина тышкы эшләр министрлыгы Киевның Иран халкы ягында булуын белдерде һәм булган вакыйгалар өчен җаваплылыкны Иран режимына йөкләде. Белдерүдә шулай ук Мәскәү белән Тәһран хезмәттәшлеге дә дөнья өчен куркыныч буларак телгә алына.