Содержимое
Хаменеи һәлак. Иранны вакытлыча президент һәм мәхкәмә башлыгы кергән шура җитәкләячәк Иранның югары хакиме һәлак булганнан соң илне президент Мәсуд Пизишкйән, мәхкәмә хакимияте башлыгы һәм Конституцияне саклау шурасы әгъзаларының берсе җитәкләячәк. Бу хакта Иранның беренче вице-президенты Мөхәммәт Мохбәр сүзләренә таянып IRNA хәбәр итә. Илнең югары рухи лидеры, аятулла Али Хамәнәи, 28 февраль иртәсендә Тәһран шәһәренә АКШ һәм Израил тарафыннан ясалган уртак һава һөҗүме нәтиҗәсендә үтерелде. Аның һәлак булуын Иран якшәмбегә каршы төндә рәсми рәвештә таныды. Моңа кадәр IRNA үтерелгән Али Хамәнәи киңәшчесе — Иран саклану шурасы сәркатибе Али Шәмхани, шулай ук Иранның Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы башлыгы Мөхәммәт Пакпур һәлак булуын раслады. Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы якын арада Израилгә һәм АКШның хәрби базаларына каршы «иң куәтле һөҗүм операциясен» башлап җибәрәчәген игълан итте.