Содержимое
Украина президенты Владимир Зеленский украин мөселман сугышчылары, Мәҗлес җитәкчеләре һәм дин әһелләре катнашында узган ифтарда катнашты. Дәүләт башлыгы Украина сакчыларына дәүләт бүләкләре тапшырды, дип хәбәр итә президент Офисы матбугат хезмәте. «Без барлык җирләребезне дә искә алабыз... Кырымыбызны да. Һәм без Русиягә Украинага караган бернәрсәне дә бүләк итмәячәкбез — бу безнең принципиаль позициябез», — дигән Зеленский. Шулай ук президент кырымтатар халкы һәм мөселман җәмәгатьчелеге Рамазанны инде унөченче тапкыр Русия агрессиясе шартларында каршы алуын билгеләп үткән. «Киләсе елда Рамазан тыныч шартларда узсын иде дип бик телибез», — дигән ул. Кырымтатар халкы лидеры Мустафа Джемилев оккупациядә калган төп халык вәкилләренең күпчелеге Украинага тугрылыклы булып калуын әйткән. Дәүләт дәрәҗәсендә ифтар үткәрү традициясе 2023 елда Украина президенты тарафыннан башланды һәм шуннан бирле рәсми форматта уздырыла.