TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30350

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры445Количество просмотров
Опубликован4 мар.04.03.2026, 08:15
Содержимое поста

Содержимое

Көн язмасы: Диплом урынына дрон гаскәре, дрон гаскәре урынына - алгы сызык Русиянең кимендә 70ләп уку йортында студентларны "пилотсыз очкыч гаскәрләренә" җыю бара. Бу кампания Татарстан һәм Башкортстан уку йортларына да килеп җитте. Студентларны җәлеп итү ике юл белән бара: вәгъдәләр бирү һәм басым ясау. Бигрәк тә Казан инновацион университеты (КИУ) каршындагы көллияттә булган вакыйгалар бу кампаниянең ничек баруын ачык күрсәтә. 25 февральдә КИУ мөдире Юлия Һадиуллина студентларны җыеп, "ышаныч лимиты бетте" дип игълан иткән. Ул студентларга сез "укудан куылдыгыз" дип белдерә һәм шунда ук "котылу юлын" да тәкъдим итә. "Ил махсус хәрби операция чорында яши. Бүгенге көндә илгә сугышчылар кирәк... Яңа армия бүтән студент булып санала алмаган студентлардан торачак — бу сез", ди Һадиуллина "Гроза" телеграм каналы чыгарган аудиода. Мөдирнең мантыйгы гади: укуда бераз артта калган яки бер-ике бурычы булган студентларны "армиягә яраклы материал" итеп күрәләр. Шул ук җыелышта саклану министрлыгы вәкиле "Андрей" гаскәр урнашкан Ейски шәһәрендәге "шифаханә дәрәҗәсендәге" шартларны тасвирлый: Азов диңгезе, җылы климат, җиләк-җимеш... Ул "контракт" сүзен кулланмый, аны "альтернатива" дип атый. Студентларга "дрон гаскәрләрендә" (дроннар белән идарә итүчеләр яки "дроноводлар") хезмәт итү вәгъдә ителә. Янәсе, бу компьютер уены кебек кенә, сез имин урында булачаксыз, ә бер елдан соң укуыгызга кайта аласыз. Татарстанда агитация берничә югары уку йортында һәм көллияттә теркәлгән. Алар арасында Казан федераль университеты, Казан дәүләт аграр университеты, КНИТУ (элекке Казан химия технологияләре университеты), Түбән Кама политехника көллияте бар. Башкортстанда да вазгыять охшаш. Уфа фән һәм технологияләр университетының Нефтекама филиалында агитация ачыктан-ачык "федераль боерык" буларак танытыла. Югары уку йортларына конкрет "квоталар" төшерелгән. Уфа университетының "федераль инициативага" кушылуы турында уку йортының Ишембай филиалында да белдерделәр. Әлеге "башлангыч студентларга сыйфатлы белем алуны заманча технологияләрнең алгы сызыгында хезмәт итү белән бергә алып бару мөмкинлеге бирә", диелгән Уфа фән һәм технологияләр университетының Ишембай филиалы төркемендә. Хакимият акча эшләү, элиталы гаскәрдә хезмәт итү, бер генә еллык контракт белән җәлеп итәргә тырышса, хокук яклаучылар матур сүзләргә ышанмаска чакыра. Тулырак - Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз. @azatliqradiosi