Содержимое
5 мартта Азәрбайҗанның Нахчыван автоном республикасы башкаласы Нахчыван һава аланынапилотсыз очкыч һөҗүм иткән. Азәрбайҗан медиалары белдерүенчә, һава аланы җирлегенә Иранның «Шахед» тибындагы дроны төшкән. Дроннар берничә булган диелә. Һава аланы тирәсендәге мәктәпләрдән укучылар эвакуацияләнгән дип хәбәр ителә. Азәрбайҗан тышкы эшләр министрлыгы белдерүенчә, бер пилотсыз очкыч Нахчыван һава аланы терминалы бинасына бәрелгән, икенчесе Шекәрабад авылындагы мәктәп янында төшкән. Һөҗүм нәтиҗәсендә һава аланы бинасына зыян килгән һәм ике кеше җәрәхәтләнгән, дип хәбәр итә министрлык. Баку бу хәл өчен җаваплылыкны Иранга йөкләде. Азәрбайҗанның җавап бирү хокукы бар, ә Иранның Бакудагы илчесе протест нотасын тапшыру өчен тышкы эшләр министрлыгына чакыртылган, диелә хәбәрдә. Иран хакимиятләре әлегә бу вакыйгага аңлатма бирмәде. 28 февральдә Израиль һәм АКШ Иранга һөҗүмнәр башлады, ә Иран АКШ белән хезмәттәшлек итүче төбәк илләренә каршы һөҗүмнәр ясады. Бахрейн, Катар, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре утка тотылды. Азәрбайҗанда АКШның хәрби базалары юк, бу илнең Иранга каршы операциядә катнашуы турында хәбәр ителмәде. Нахчыван республикасы Азәрбайҗанның төп территориясеннән Әрмәнстан җире белән аерылган. Әрмәнстаннан тыш, бу эксклав Иран белән һәм кыска гына өлештә Төркия белән чиктәш.