Содержимое
Якын Көнчыгыштагы сугыш сәбәпле Русиядән туристлар агымы 30 процентка кимегән Якын Көнчыгыш илләре аша авиаочышлар туктатылу һәм очышларга кертелгән чикләүләр Русиядән чит илләргә туристик сәфәрләргә ихтыяҗның сизелерлек кимүенә китергән. Туризм өлкәсе экспертлары бәяләвенчә, чит илгә юлламалар сату 22–30 процентка кимегән. Бу хакта «Коммерсантъ» яза. Элегрәк русияләр Якын Көнчыгыштагы авиахаблар аша популяр курортларга — Мальдив утрауларына, Сейшел утрауларына, Шри-Ланкага, шулай ук Мисырга һәм Таиландка оча иде. Якын Көнчыгыш авиаширкәтләре белән очу, гадәттә, туристлар өчен арзанрак, кайчакта хәтта 2 тапкырга кадәр, һәм шул ук вакытта хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе дә югары иде. Хәзер исә альтернатив рейслар тәкъдиме чикле, бу авиабилетлар бәясе артуга китергән. Туроператорлар яңа маршрутлар эзли һәм күчеп утыру өчен башка вариантларны карый, шул исәптән Һиндстан һәм Төркия аша. Шул ук вакытта ихтыяҗ әкренләп башка популяр юнәлешләргә - Мисыр, Вьетнам, Таиланд, Төркия һәм Кытайга күчә. Тармак вәкилләре фикеренчә, хәл тотрыклангач, ихтыяҗ шактый тиз торгызылырга мөмкин — гадәттә авиаэлемтә яңадан җайга салынганнан соң моңа ике-өч атна вакыт кирәк. 8 февральдә Израиль һәм АКШ Иранга һөҗүмнәр башлады, ә Иран АКШ белән хезмәттәшлек итүче төбәк илләренә каршы һөҗүмнәр ясады. Бахрейн, Катар, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре утка тотылды. Якын Көнчыгыш күге сивил авиация өчен ябылды. Калган туристларны әкренләп чыгару бара.