Содержимое
Татарстаннан бер төркем мөселманнар Согуд Гарәбстаныннан Гомрә хаҗыннан кайта алмый. Аларның рейслары кичектерелгән. “Хадж центр” хаҗ кылуны оештыру операторы телеграм каналы хәбәр итүенчә, 39 кеше Эр-Риядтагы кунакханәдә яшәп тора. Аларга имин шартлар тудырылган диелә. 21 кеше Истанбул аша кайтачак, аларга билет алынган. 17 кешене Шарджа аша кайтару ниятләнә. Имин маршрутлар эзләү дәвам итә дигәннәр. Моннан тыш, Казаннан 7 һәм 9 мартка планлаштырылган Гомрә сәяхәте кичектерелгән. “Хадж центр” юллама сатып алучыларга аны башка вакытка күчерергә тәкъдим итә. Бер юллама 2 мең доллар тирәсе торган. Татарстан мөфтиятенең “ДУМ РТ Хадж” операторының телеграм каналыннан аңлашылганча, Согуд Гарәбстанында бүген шулай алар аша баручы төркем дә кайта алмаган. 4 марттагы рейслары кичектерелгән. Гомрәчеләрнең туганнары республика мөфтиятеннән аларны кайтару турында сорый, ләкин әлегә рәсми белдерүләр күренми. Якын Көнчыгышта Иранга каршы хәрби бәрелешләр бара, төбәк күге очышлар өчен ябылган. Очышлар сирәк башкара. Бүгенге көндә ул төбәктән Казанга бары тик Дубайдан гына рейслар бар. Быел Олы Хаҗга яки Гомрә Хаҗына барырга җыенмый идегезме?