Содержимое
Русиядә төзелеш институтларын тәмамлаучыларны мәҗбүри эшләтү тәкъдим ителә Федерация шурасының төбәк сәясәте комитеты бюджет хисабына укыган төзелеш югары уку йортлары чыгарылыш студентлары өчен белгечлеге буенча мәҗбүри эшләтү тәкъдим итте. Комитетта әйтүләренчә, төзелеш тармагында кадрлар проблемы зур. Белгечләр фикеренчә, тармакта белгечләр кытлыгы 20–30 процентка җитә. Бигрәк тә электр монтажчылар, эретеп ябыштыручылар, бетон салучылар, ташчылар һәм төзелеш техникасы машинистлары җитми. Шуңа бәйле рәвештә комитет әгъзалары казна хисабына белем алган барлык төзелеш югары уку йортлары студентларын уку йортын тәмамлагач мәҗбүри рәвештә белгечлеге буенча эшләүне йөкләү тәкъдиме белән чыкты. Бу башлангыч профильле оешмаларга җибәрелгән дә инде. Элегрәк Русия Думасы беренче укылышта медицина белем бирү системын реформалау канун өлгесен кабул итте. Аңа ярашлы, казна акчасына укучыларга өч еллык остазлык, аннары берничә ел мәҗбүри “отработка” кертеләчәк. Канун нигезендә, шартларны үтәмәгән өчен штраф уку бәясеннән өч тапкыр артык булачак. Ике төп медицина хезмәткәрләре һөнәр берлеге әлеге канун өлгесенә каршы чыкты.