Содержимое
8 март – балкар халкының матәм көне. Балкарлар Төньяк Кавказның төрки телле халыкларыннан берсе булган һәм Кабардино-Балкар АССРнда яшәгән. 1944 елда Совет берлеге җитәкчелеге балкар халкын "сатлыкҗан" дип гаепли һәм Казакъстан белән Кыргызстанга сөрә. Сөргенлеккә җибәрелүчеләрне ике сәгать эчендә алдан әзерләнеп куелган Студебеккер машиналарына төйиләр һәм "Нальчик" тимер юл станциясенә китерәләр. Сөргенлек җирләренә 14 эшелон белән 37 713 балкар җибәрелә. Аларның 52 проценты - балалар, 30 проценты - хатын-кызлар, 18 проценты- ирләр була. Моннан тыш "советка каршы элемент" дип 478 кеше кулга алына. 13 ел дәвам иткән сөргендә аларның яртысы диярлек салкыннан, ачлыктан, авырулардан үлә. Төрки телле балкар халкы татар телен яхшы аңлый. Ризыклары да татарныкына охшаш. ▪️Аңа кадәр Сталин режимы 1943 елның ноябрендә карачайларны, 1943 елның 28-29 декабрендә калмыкларны, 1944 елның 23 февралендә чеченнар һәм ингушларны депортацияли. Кырымтатарлар өчен матәм көне – 18 май. ▪️Бу халыклар берничә көн эчендә җирсез, тораксыз, бернинди дә хокуксыз калды. Дистәләгән ел алар сөрелгән урыннарыннан беркая да чыга алмады, телләрен һәм мәдәниятләрен үстерүдән мәхрүм булды. Депортациянең беренче елларында халыкларның өчтән бер өлешеннән артыгы авырулардан һәм ачлыктан үлде. @azatliqradiosi