Содержимое
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 9 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Иранда үтерелгән Али Хаменеиның улы Моҗтаба илнең югары рухание итеп сайланган дип хәбәр итә Fars агентлыгы. Ант китерү тантанасы бүген Тәһранда узарга тиеш. 🔸Brent маркалы нефтенең бәясе мичкәсенә 111 доллардан артып китте. Мондый бәя 2022 елның июленнән бирле күзәтелгәне юк иде. 🔸Иран һөҗүменнән соң Бәһрәйннең нефть эшкәртү корылмасында янгын чыккан дип хәбәр итә җирле массакүләм мәгълүмат чаралары. 🔸Иран Нахичеван һава аланына һөҗүм итүен кире кагуын дәвам итә. Бу хакта ил президенты Мәсүд Пезешкиан Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев белән телефоннан сөйләшкәндә әйткән һәм бу хәлне тикшерергә вәгъдә иткән. 🔸2026 елның гыйнвар нәтиҗәләренә күрә, Татарстанда 52,4 мең эшче җитми. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 34 процентка күбрәк. Аеруча заводларга эшчеләр җитми. Бу хакта Росстат хәбәр итә. @azatliqradiosi