TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30389

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры394Количество просмотров
Опубликован9 мар.09.03.2026, 09:23
Содержимое поста

Содержимое

Көн язмасы: Иранда хәрби чаралар дәвам итә. Якын Көнчыгыш илләрендә яшәүче татарлар моны ничек кичерә? АКШ һәм Израилнең Иранга каршы хәрби чарасы ун көн дәвам итә. Җавап итеп, Иран АКШ хәрби базаларына һәм Вашингтон беректәшләре инфраструктурасына һөҗүмнәр ясады. Бу якларда яшәүче татарлар илләрдән китмәсә дә, алга таба ни булыр дип борчыла. Азатлык Радиосы Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны һәм Оманда яшәүче татарлар белән сөйләште. "Башта курку көчле иде, дроннарны бәреп төшергән вакытта безнең йортта да тәрәзәләр, диварлар көчле селкенде. Балалар нык курыкты, мин алар өчен курыктым. Татарстандагы әни-әтигә әйтмәдек, туганнарга да аларга берни ычкындырмаска сорадым. Өч көннән соң хәбәрләр аларга да килеп җитте. Балаларны ияртеп кайтып китәр идем дип уйладым, әмма беренче көннәрне очкычлар очмады, әле дә билет алу авыр. Әмма бу хәлләргә ничектер күнегелә бара кебек. Тик борчылу бар барыбер. Дубай иң тыныч, иң имин, русиялеләр өчен гел ял итү, күңел ачу җире кебек кабул ителә иде. Бер дә аэропортлар ябылыр, шәһәр өстеннән дроннар очып йөрер дип күз алдына килми иде. Бер танышымның йорты нәкъ АКШның хәрби ныгытмасыга карап тора. Алар ике-өч көн йокламады. Без дә бер-ике тапкыр йортның идән астына төштек. "Кисәтү чемоданын" җыйдым, әнә, ишек төбендә утыра. Дәүләтнең медиасы тынычлык саклагыз, барысы да әйбәт дип тынычландыра ул, дроннар да бәреп төшерелә дияләр. Әмма барыбер бер кеше һәлак булды. Социаль челтәрләргә, аралашу төркемнәргә күз салсаң, кешеләрдә курку бар. Мәсәлән, танышларым арасында Русиягә кайтып китәргә теләүчеләр шактый. Фатирларны сатарга кирәк дип әйтүчеләр бар. Кемдер фатирлар арзанаячак дип яза. Әмма кешеләрнең иң курыкканы — кибетләрдә ризык бетү мөмкинлеге. Иран бугазны ябып куйса, ризык китерү кыенлашачак. Шуңа ризык алып куярга кирәк. Кем белгән дөнья хәлен. Мәктәпләр онлайн укый, аларның каникуллары булырга тиеш иде, кичектерелә. Мин бу хәлләр әле дәвам итәр дип уйлыйм. Апрель аенда да төгәлләнмәс бу эшләр. Иран чигенмәячәк. Ә болай тормыш дәвам итә. Кешеләр эшкә йөри, спортзаллар эшли, кибетләр, сәүдә үзәкләре ачык. Ураза тоталар, авыз ачарга йөриләр, ирләр тәравихка да бара, — дип сөйләде Дубайда яшәүче татар хатыны. Тулырак👉монда укыгыз. @azatliqradiosi