Содержимое
Иран дин эшлеклеләре шурасы илнең югары рухание итеп АКШ һәм Израилнең хәрби чарасы нәтиҗәсендә үтерелгән Али Хаменеиның улы Моҗтаба Хаменеины сайлаган. 56 яшьлек Моҗтаба Хаменеи — Али Хаменеинең алты баласының икенчесе. Урта белемне ул Тәһран шәһәрендә Алави исемле дини мәктәптә алган. Иран медиасы мәгълүматларынча, яшь чакта ул Иран-Гыйрак сугышы вакытында кыска вакыт армиядә хезмәт иткән. 1999 елда ул дини тикшеренүләрен дәвам итү өчен шыгый теологиясенең мөһим үзәкләренең берсе саналган Ком изге шәһәренә китә. Ул беркайчан да дәүләт оешмаларында рәсми вазифалар биләмәгән, җәмәгать алдында чыгышлар ясамаган һәм әңгәмәләр бирмәгән. Шулай да ул ике дистә ел дәвамында әтисенең идарәсендә эшләп, руханилар белән Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы арасындагы мөнәсәбәтләрне координацияләгән. Моҗтаба Хаменеиның хатыны Зәһрә Хаддад Гадел Али Хаменеи кебек үк АКШ белән Израилнең хәрби чарасы вакытында үтерелгән. Аларның өч баласы бар. 18 яшьлек олы уллары шулай ук һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булган дип хәбәр ителде, әмма бу расланмаган. Тулырак👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз. @azatliqradiosi