Содержимое
Мәскәүдәге мөселман җәмгыятенә бизнес-үзәктә намаз залы оештырганы һәм Коръән уку кулланмалары саклаганы өчен штраф салганнар. «Осторожно, новости» хәбәр итүенчә, 2025 елның ноябрендә прокуратура Огородный тыкрыгындагы бинага янгын иминлеген тикшерү өчен килгән. Тикшерү барышында бизнес-үзәкнең 4нче катында «Рисалят» дип аталган мөселман җәмгыяте урнашуы ачыкланган. Анда алар намаз уку залы, ашханә һәм балалар өчен уку сыйныфлары оештырган. Моннан тыш, бу бинаның бер өлешендә һәр җомга көнне якынча 150 кеше күмәк намаз укыган. Прокуратура хезмәткәре килгәндә биредә мөселманнарны тирә-юньдәгеләргә яхшы мөгамәләдә булырга чакырган хөтбә укыган булганнар. Әлеге җомга вәгазенә йөздән артык кеше килгән булган. Прокуратура Коръән уку кулланмаларын, ислам һәм хәдис гыйлеме дәреслекләрен алган. Тикшерү барышында бу китапларда дини оешманың тиешле мөһерләре булмавы ачыкланган. Канунсыз миссионерлык эшчәнлеге турында ике беркетмә нигезендә (Русия административ хокук бозулар кодексының 5.26 маддәсе) оешмага 130 мең сум күләмендә штраф салынган. Ә китапларны юк итәргә дигән карар чыгарылган. Мәскәүдә барлыгы дүрт кенә мәчет бар. Җомга намазлары, гаеткә килүче мөселманнар урамда гыйбадәт кылырга мәҗбүр. Элегрәк Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов илдә мәчетләр җитмәү проблемы киләчәктә сәяси проблемнар тудыра ала дигән иде.