Содержимое
Татарстанның барлык югары уку йортларында студентлар өчен MAX аша керү системасын кертәчәкләр Татарстанның барлык белем бирү оешмаларында MAX мессенджерында студентның дигитал таныклыгын (ID) кертергә планлаштыралар. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының беренче урынбасары Рәмис Мөҗиповка сылтанып “Бизнес Online” яза. Әлеге систем инде сынау рәвешендә тугыз югары уку йортында эшли. Дигитал таныклык “Госуслуги” аккаунты мәгълүматлары нигезендә ясалган QR-код. Сервис смартфонны электрон студент таныклыгы, электрон зачетка һәм уку йортына керү өчен кулланырга мөмкинлек бирә. "Max" республика вузларына кертелә. Филиаллар һәм төп уку йортларын бергә алганда, бездә барлыгы 45 университет бар, һәм аларның барысы да Max-та каналлар һәм чатлар булдырды", — дип билгеләп үткән Мөҗипов. Элегрәк КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системнар институты (ИТИС), Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты (ИСФНиМК), Икътисад, идарә һәм финанслар институты, шулай ук Психология һәм мәгариф институты студентларына да аралашуны Max мессенджерына күчерү таләбе куелган иде. Бу хакта «Гроза» язды. Элегрәк Татарстанда активист республика президенты Рөстәм Миңнехановка мәктәп чатын MAX мессенджерына күчерүгә зарланды. Ул моны "көчләп тагу" дип атады. ▪️Русия мессенджерын булдыру турындагы канунны Русия президенты Владимир Путин 24 июньдә имзалаган иде. ▪️“Роскомсвобода”га нигез салучыларның берсе Саркис Дарбинян әлеге мессенджер аша куәт оешмалары сөйләшүләрне контрольдә тота алачак дип саный. @azatliqradiosi