TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30400

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры432Количество просмотров
Опубликован10 мар.10.03.2026, 15:40
Содержимое поста

Содержимое

Дубайда 4 апрельдә узарга тиешле Сабантуй бәйрәме узмаячак Бу хакта бәйрәмне оештыручылар Instagram сәхифәсендә хәбәр итте. "Сабантуй вакыты кичектерелә. Безгә моны хәбәр итү кызганыч, әмма бәйрәм безгә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында булмый. Кайчан узачагы турында тиздән хәбәр бирербез", диелгән Sabantuy.Dubai сәхифәсендә. Дубайдагы Сабантуйга быел 5 мең кунак килер дип планлаштырылган. Ул шәһәрнең Safa Park җирендә узарга тиеш булган. Оештыручылар сәбәпләрен "тышкы факторлар" дип атаган. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре ун көн инде Ираннан җибәрелгән дроннар куркынычы астында яши. Күрәсең, дәүләт, шәһәр хакимияте зур чараларны тыйган. 8 февральдә Дубай татарлары пикникка җыелды, анда Дөнья татар конгрессының Башкарма комитеты башлыгы Данис Шакиров та катнашкан иде. Бу җыенда сүз 4 апрельдә узачак Сабантуйга әзерлек турында да барды. Биредә 5 мең кешене җыю максаты куелган иде. Узган елны Дубай Сабантуенда чама белән 4500 кеше күңел ачкан иде. Ул алты сәгать буена барды, кич татар дискотекасы белән тәмамланды. Бәйрәм урысча-татарча барды. Дубайдагы Сабантуй читтә Татарстан хакимияте белән берлектә уздырылган иң зур бәйрәм булып калды. Моннан тыш Төркиянең Госмания авылында Сабантуй уза, ул Татарстанның Төркиядәге вәкиллеге ярдәмендә оештырыла. Әмма зур колач белән җәелеп, күп кешене җыя алган бәйрәм соңгы елларда Дубайда уза. Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз. @azatliqradiosi