Содержимое
Русия хакимияте фронтка кешеләрне "тыл хезмәте" хәйләсе белән җәлеп итә Бу хакта "From the Republics" басмасы чыгарган тикшеренүдә әйтелә. Кешеләргә гадәти эш контрактлары тәкъдим ителә: "яңа җирләрдә сакчылар", "Мариупольдә пешекчеләр", "Луһанскида слесарьләр". Сүз хәрби хәрәкәт белән бәйле булмаган эш урыннары турында барса да, чынлыкта мондый контракт имзалаганда, фронтка җибәрелү ихтималы югары диелә. Басма Татарстан һәм Башкортстанда игъланнар мәйданчыгында йөзләгән шундый вакансия тапты. Шундый бер "слесарь" вакансиясе буенча шалтыраткач, эш тәкъдим итүче эшнең фронтның икенче-өченче сызыкларында булачагына ышандырды. Шул ук вакытта, ул белгечлеккә бәйле бер сорау да бирмичә, сәламәтлек һәм хәрби тәҗрибә турында сорашты. Тулырак 👉безнең хәбәрдәукыгыз.