TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30408

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры467Количество просмотров
Опубликован11 мар.11.03.2026, 16:58
Содержимое поста

Содержимое

Илдар Абдразаков Петербурдагы Михайловский театрының сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнде. Акъяр дәүләт опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе, Русия, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Илдар Абдразаков Петербурдагы Михайловский театрының сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнде. Михайловский театрының сәнгать җитәкчесе вазифасын 2015 елдан бирле Владимир Кехман башкара иде (театрның баш мөдире булып ул 2007 елдан эшли). Гыйнвар уртасында аның хезмәт килешүе өзелгән. Халыкара театрларда җырлап йөргән Абдразаков Русия президенты Владимир Путинга лояль шәхес. Җырчының Путин режимын һәм сугышны яклавы күп кенә халыкара мәдәни институтлар тарафыннан тәнкыйть утына тотылды. Дөньяның мәртәбәле театрлары аның белән элемтәләрне өзә башлады. ✔️Былтыр Италиядә Абдразаковны "Дон Жуан" операсында катнаштырудан баш тарттылар. Ул 2026 елның гыйнварында Моцартның "Дон Жуан" операсында төп партияне җырларга тиеш иде. ✔️2023 ел башында Миланның Ла Скала опера театры "Гоффман әкиятләре" дигән тамашасында Абдразаковны Италия бас-баритоны Лука Писарони алмаштырачагын әйтте. Нью-Йорктагы Метрополитен-Опера да килешүне өзде. Театрның баш менеджеры Питер Гелб Associated Press басмасына "әгәр Путин тарафдарларының минем театрда чыгыш ясавын белсәм, көзгедән үземә карый алмас идем", диде. ✔️2023 елның июлендә Мүнһен опера фестивале җырчының чыгышыннан баш тартты. Аның урынына украин җырчысы Александр Цымбалюк чыгыш ясаячагы әйтелде. Шул ук елны апрельдә Абдразаковның чыгышларыннан Бостон симфоник оркестры һәм Карнеги-һоллда да баш тартканнар иде. ▪️Илдар Абдразаков 1976 елда Уфада туган. Аннексияләнгән Акъяр дәүләт опера һәм балет театрына җитәкче итеп әле 2025 елда гына билгеләгәннәр иде.