Содержимое
Фәнүр Шәйхисламов Башкортстанның мәдәният министрлыгын җитәкләячәк Тәтешле районы башлыгы Фәнүр Шәйхисламов бүген вазифасыннан китте. Ул Башкортстан мәдәният министрлыгын вакытлыча башкаручы буларак җитәкләячәк. «Хәзер Мәдәният министрлыгына иҗади кеше генә түгел, ә җитди оештыру һәм административ сыйфатларга ия булган кеше кирәк», — дип белдерде республика башлыгы Радий Хәбиров. Шәйхисламовка 45 яшь, Башкорт дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. Тәтешле районын 2020 елның ноябреннән бирле җитәкләгән. Моңа кадәр ул республика хакимият оешмаларында, республика башлыгы администрациясендә төрле юридик вазифаларда эшләгән, шулай ук Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары булып эшләгән. Элекке мәдәният министры Әминә Шәфыйкова 18 февральдә кулга алынды һәм Мәскәүгә китерелде. Аны зур күләмдә акча үзләштерүдә һәм ришвәт алуда гаеплиләр. Элекке министр 17 апрельгә кадәр сак астына алынды.