Содержимое
❗️Русиядә “Крокус”тагы терактта гаепләнгән 19 кешенең 15е гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителде Икенче Көнбатыш бүлгесе хәрби мәхкәмәсе 2024 елның 22 мартында Мәскәү янындагы "Крокус Сити Холл" концерт залында булган терактта гаепләнгән 19 кешенең барысына да хөкем карары чыгарды. Далержон Мирзоев, Саидакрами Рачабализода, Мөхәммәтсобир Файзов һәм Шамсидин Фаридуни гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителде. Тикшерү аларны “Ислам дәүләте”нең “Хорасан вилаяте” әфган бүлгесе әгъзалары һәм терактны турыдан-туры башкаручылар дип саный. Шулай ук Шахромҗон Гадоев, Зөбәйдулло Исмоилов, Хөсәин Хәмидов, Мөхәммәт Шәрипзоду, Якубҗон Йосыфзоду, Назримад Лутфуллои, Җумахона Курбонов, Хусен Медов, Җабраил Аушев, Өметҗон һәм Мөстәкыйм Солиевлар да гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителде. Теракт кылучыларга машина саткан Алишер Касыймов 22,5 елга, арендага фатир һәм машина биреп торган Диләвәр Исломов, аның әтисе Исроил һәм абыйсы Әминчон 19 ел да 11 айга ирекләреннән мәхрүм ителде. ▪️2024 елның 22 март кичендә Мәскәү өлкәсе Красногорск шәһәрендә урнашкан "Крокус Сити Холл" концерт залына билгесез кешеләр төркеме бәреп керде һәм кешеләргә ата башлады. Бу вакытта "Пикник" рок-төркеменең концерты булырга тиеш иде. Рәсми мәгълүматларга караганда, нәтиҗәдә 149 кеше һәлак булды. @azatliqradiosi