Содержимое
Казанның Киров районында «СОлНЦе» мәктәбе филиалы ачылырга мөмкин. Бу хакта мәктәп мөдире Павел Шмаков «Реальное время»га сөйләгән. Ул беренче филиал 2027 елның сентябрендә ачылыр дип өметләнә. — Бүген ерак районнарда яшәүче ата-аналарга 5-7 нче сыйныфларда укыган балаларын безнең мәктәпкә үзләренә алып килеп йөртергә туры килә, чөнки 11-13 яшьлек баланы берүзен генә шәһәр үзәгенә җибәреп булмый, ә укучылар үзләре мөстәкыйль рәвештә гадәттә 8—9 нчы сыйныфлардан гына йөри алалар. Бу бик кызганыч, чөнки баланың интеллектуаль кызыксынуы якынча 4-6 нчы сыйныфларда барлыкка килә. Күпләр нәкъ менә шул мизгелне кулдан ычкындыра. Бу яшьтәге балаларның бик зур күпчелеге үз мәктәпләрендә калырга мәҗбүр, анда ошаганга түгел, ә үзләренең «мәгариф геттосы» чикләреннән чыга алмаганга…», дигән ул. Шмаков беренче этапта «СОлНЦе» түгәрәкләр буларак атнасына бер-ике көн берничә сәгать эшләр дип күздә тота. Соңрак тулы мәктәп булып эшләп китәчәк дип ышана. ▪️Билгеле булганча, «СОлНЦе» мәктәбе мөдире Павел Шмаков Мәскәү тарафыннан милли мәгарифкә басым башлангач татар телен мәктәпләрдә саклап калу өчен актив көрәшүчеләрнең берсе булды. 2019 елның җәендә ул мәктәпләрдә татар телен мотлак укытуны калдыруны сорап, Русия Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. @azatliqradiosi