Содержимое
Яшел Үзән районы башлыгы урынбасары Николай Бызин Русиянең Украинага каршы баскын сугышына киткән “Татар-информ” язуынча, бу айда аның җинаять эшен карый башларга тиеш булганнар, ләкин эшне туктатканнар. Бызин узган елның сентябрендә тоткарланды, ул аеруча зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнә. Украинада сугыш башланганнан бирле җинаять эшләрендә гаепләнүчеләр сугышка китәргә теләк белдерә башлады. Мәсәлән Татарстанда Казан танк училищесының элекке җитәкче урынбасары Валерий Хахинны күп тапкырлар пычак белән чәнчүдә һәм үтерүдә шикләнелүче егет гаебен тулысынча таныды һәм саклану министрлыгы белән контракт төзеп, Украинадагы сугышка китәргә әзер булуын әйтте. ▪️Татарстан - Украинадагы сугышта һәлак булучылар саны белән алдагы урыннарны биләүче республика. Азатлык Радиосы хисапларына күрә, 2022 елның 24 февраленнән башлап кимендә 8031 татарстанлы һәлак булган. Үлүчеләр саны белән Татарстан Башкортстаннан гына калыша. @azatliqradiosi