Содержимое
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 13 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Бүген Берлинда татар эмигрантлары беренче тапкыр спектакль куя. Аның режиссеры - Айдар Җәббәров кичә Германиягә килеп җитте. 🔸Татарстан өстендә узган төндә бер дрон бәреп төшерелде, дип хәбәр итә Русиянең саклану министрлыгы. Иртән иртүк Казан, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Алабугада пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы игълан ителде. Соңрак ул гамәлдән чыгарылды. 🔸Пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы сәбәпле, 13 марттан Анапа шәһәрендә мәктәпләр һәм балалар бакчаларына ирекле йөрү тәртибе кертелгән. 🔸Гыйрактагы хәрби базага иран дроны һөҗүмендә бер француз хәрбие һәлак булган, тагын алтысы яраланган. Франция президенты Эмманюэль Макрон белдергәнчә, хәрбиләр анда Ислам дәүләте сугышчан төркеменә каршы кампания кысаларында урнашкан булган. 🔸АКШ вакытлыча Русия нефтенә каршы санкцияләрне 11 апрельгә кадәр алып тора. 🔸Росавиация Azur Air һава ширкәте очышларын тыю мөмкинлеген карый. Оешма хәбәр иткәнчә, һава ширкәтенең эксплуатация сертификаты 8 июньгә кадәр генә гамәлдә. Мондый карар очкычларның техник төзексезлекләре белән бәйле берничә вакыйгадан соң үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә кабул ителгән.