Содержимое
Telegram тәмам томаланса, нәрсә калачак? Татар-башкорт активистлары һәм блогерлары нишләргә җыена? Telegram 1 апрельдән Русиядә эшләүдән туктарга мөмкин. Белгечләр моның ихтималы зур дип саный. Telegram-ны актив кулланучы татар-башкорт активистлары, бу мессенжерда акча эшләргә тырышучы блогерлар нишләргә җыенуын сораштык. 📌Татар шурасы вәкиле, сәясәт белгече, җәмәгать эшлеклесе Руслан Айсин "Хакимият Telegram-нан шүрли, чөнки Русиядә ул күңел ачу, шалтыратып хәл-әһвәл белешү урыны түгел. Анда үзгә мәгълүмат алырга теләүче, дөньяда ниләр булып ятканын белергә, алга таба ниләр булыр дип фаразларга тырышучылар утыра. Сәясәт турында сөйләшә торган урын ул", дип саный һәм Русиядән Телеграмга керү мөмкинлеге югалса, кызганыч булачак ди. Шура аудиторияне югалтмас өчен VPN ясаган, шулай ук Instagram-ны үстерәләр. "Хакимият аны да экстремистик дип атады, әмма кешеләр куллана. Хакимият аны попса урыны дип саный, матур фото, көлкеле видеолар урыны дип кабул итә. Әмма соңгы вакытта без анда да активрак эшли башладык, кайбер видеолар 5 млн карау җыйды.", ди Айсин. 📌"Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" җитәкчесе Руслан Габбасов фикеренчә, Русия хакимияте ничек кенә тырышмасын Советлар Берлегендәге кебек чит ил радиоларын томалаган кебек максатына ирешә алмаячак, дигитал заманда төрле урау юллары ачыла. Телеграмны тулысынса үтерәләр икән, YouTube-та эшләүне дәвам иттерәчәкбез. Ул да ябыла икән, аннары уйларбыз. Бәлки, радио ачарбыз, подкастларга күчәрбез. Әлегә эшлибез, диде башкорт активисты. 📌Русиядәге стилист, инфлюенсер Азатлык Радиосына Русия хакимияте кешеләргә акча эшләү мөмкинлеген кысу белән генә шөгыльләнә, дип сөйләде. Instagram-нан күчеп, инде өйрәнеп кенә беттек, кешеләрне Телеграмны карарга өйрәтеп кенә бетердек, анысын да ябабыз диләр. Арыдым. Нигә тыныч кына кешеләргә акча эшләргә мөмкинлек бирмиләр соң? Ни диим? Хакимият ни әйтсә, шуңа буйсынырга туры килә. Әмма бу хәлләр нык арыта һәм ачуны китерә, — диде ул. 👉Тулырак монда укыгыз.