Содержимое
Торак темасын дәвам итеп: Казанда яңа төзелгән йорттагы бер бүлмәле фатир өчен айлык ипотека түләве уртача 163 мең сум тәшкил итә. Әлеге күрсәткеч белән Татарстан башкаласы Русиядә икенче урында тора дип яза «РБК Недвижимость». Казандагы яңа йортларда мәйданы якынча 39,2 дүрткел метр булган бер бүлмәле фатирның бәясе уртача 12 миллион сум тәшкил итә. Яңа йорттагы бер бүлмәле фатирлар бәясе белән беренче урында — Мәскәү. bnMAP.pro мәгълүматына караганда, 2026 елның март башына андый фатирның уртача бәясе 21,5 миллион сум тәшкил итә; айлык ипотека түләве исә уртача 292,2 мең сумга җитә. Өченче урында — Петербур: анда бер бүлмәле фатирларның уртача бәясе 10,6 миллион сум, ә айлык ипотека түләве 144,1 мең сум тәшкил итә. Дүртенче урында — Түбән Новгород: анда бер бүлмәле фатир уртача 8,7 миллион сум тора, ә айлык түләү 118,2 мең сумга төшә.