TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30420

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры396Количество просмотров
Опубликован14 мар.14.03.2026, 07:20
Содержимое поста

Содержимое

Екатеринбурдагы тикшерү изоляторында 10 мөселман тоткын ачлык игълан иткән Екатеринбурдагы 5нче тикшерү изоляторында утыручы ун мөселман тоткыны, хөкем ителгән Илкин Меликовны карцерга җибәргәннән соң күмәк ачлык игълан иткән. Бу хакта «Мемориал» хокук яклау үзәге хәбәр итте. Үзәк тоткын Гамид Датаев хатыны Гули Ашированың Instagramда язган постына игътибар иткән. Аширова сүзләренчә, СИЗОдагы низаг Меликов тикшерү комитетына шикаять язганнан соң башланган. Ул анда СИЗО хезмәткәрләре Руслан Киржинов белән Юрий Никулин посылкасыннан кайбер әйберләрне алып калуын әйткән. Шуннан соң тоткынга янаулар килә башлаган, ә 12 мартта аны карцерга япканнар. 13 март кичендә Аширова тоткыннарның ачлыкны туктатуы турында хәбәр иткән. Аның әйтүенчә, ФСИН хезмәткәрләре Меликовның әйберләрен кире кайтарган һәм «мондый хәлләрнең киләчәктә кабатланмавын» вәгъдә иткән. 2025 елның июнендә Түбән Вартадан булган мөселман Илкин Меликовны «терактка әзерләнү» һәм Ислам дәүләте сугышчан төркеме мәнфәгатьләрендә террорчылыкка чакыру эшләре нигезендә 13 елга ирегеннән мәхрүм итте. Русия төрмәләрендә мөселманнарга башкача карау турында хокук яклаучылар, төрмәләрдә утыручылар үзләре дә әйтеп килә. Үлеменә бер ай кала, Алексей Навальный төрмәдә мөселманнар хокукларын яклап Югары мәхкәмәдә чыгыш ясады.