TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30446

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры367Количество просмотров
Опубликован16 мар.16.03.2026, 06:02
Содержимое поста

Содержимое

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 16 март, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Бүген Казан һәм Түбән Кама һава аланнары якынча өч сәгатькә ябылып торды. Республикада дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе гамәлдә булды. Чикләүләр сәбәпле, дистәдән артык очыш тоткарлана. Казаннан Сургутка очарга тиешле очкычны тугыз сәгатькә кичектергәннәр. Уфа һава аланында да очышлар тоткарлана. Бу көчле томан белән бәйле дип яза "Башинформ". Элек машина йөртүчеләргә дә юлларга чыкмаска киңәш ителде. 🔸16 март иртәсендә Дубайның һава аланы вакытлыча очышларны туктатты. Гарәп Әмирлекләре хакимияте моны "дроннарга бәйле хәл" сәбәпле дип аңлатты. Соңрак билгеле булганча, аэропорт янында ягулык мичкәсенең берсендә янгын чыккан. Зыян күрүчеләр юк диелә, әмма иминлек сәбәпле очышларны туктатып торырга булганнар. 🔸Казакъстанда яңа Конституция буенча узган референдумда халыкның 73 проценты катнашкан. Экзитпол нәтиҗәләре күрсәткәнчә, тавыш бирүчеләрнең күпчелеге яңа Конституцияне хуплаган. Нәтиҗәләр тиздән билгеле булачак. 🔸Лондонда Израилгә каршы һәм Иранны яклап узган каршылык чарасында 12 кеше тоткарланган. Бу хакта Би-би-си яза. Рамазан аеның соңгы җомгасында мөселманнар әл-Кудс көнен билгели. Иерусалим шәһәрен "әл-Кудс" (изге) дип атаган мөселманнар бу көнне фәләстиннәргә теләктәшлек белдереп урам җыеннары уздыра. Быел хакимият йөрешкә рөхсәт бирмәде, шуңа мөселманнар аны митинг буларак уздырды. 12 кеше тыелган оешманы яклаган һәм көч куллану янаулары өчен кулга алынган. 🔸Һиндстанның Одиша штаты хастаханәсендә чыккан янгын нәтиҗәсендә ким дигәндә ун кеше һәлак булган дип хәбәр итә Reuters. Янгын җәрәхәтләр һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегендә чыккан. @azatliqradiosi