Содержимое
Көн язмасы: Берлин сәхнәсендә татар тамашасы: яңа мөһаҗирләр Исхакый әсәрен сәхнәләштерде 13–14 мартта Берлинда Ballhaus Prinzenallee театрында яңа буын татар мөһаҗирләре беренче тапкыр татар телендә спектакль тәкъдим итте. Яшьләр Гаяз Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәренә нигезләнеп куелган "Чыганак" спектаклен сәхнәләштерде. Ике көндә дә зал тулы булды. Тамашаны карарга Германиядән генә түгел, Европаның башка илләреннән дә татарлар килгән иде. Залда алман тамашачылары да күренде. Спектакль алмаш-тилмәш ике телле - алман һәм татар - субтитрлары белән барды. Тамашачыга бүген бар милләткә дә, читкә китәргә мәҗбүр булган яңа буын мөһаҗирияткә дә актуаль темалар — катнаш никах, милли үзаң, татарлыкны саклап калу, үз тамырларыңа тугрылык мәсьәләләре күтәрелгән әсәр тәкъдим ителде. Исхакый әсәренә нигезләнсә дә, ул конкрет тарихи чорга бәйләнмәгән иде, XX гасыр башы хәзерге заманага үрелеп барды. Спектакльнең төп герое — мулла улы Шәмси (Айзат Шәймәрданов). Язмыш аны Германиягә китерә. Ул кибетче (приказчик) булып эшли һәм алман театрында шулай ук сату ярдәмчесе булып эшләүче алман кызы Анна (Назлыгөл Минһаҗева) белән таныша. Шәмси — бер яктан үткен һәм чая, икенче яктан төп карар кабул итәргә кыенсынучы, шикләнүчән ир итеп күрсәтелә. Анна исә киресенчә игътибарлы, ярдәмчел, мөлаем хатын. Аларның дуслык мөнәсәбәтләре тора-бара тирәнәя, нәтиҗәдә никахсыз килеш башта бер, аннары икенче кызлары туа. Әмма шул ук вакытта Шәмси тамаша буена диярлек киләчәктә татар кызына өйләнеп, татар гаиләсе кору турында хыяллана. Ул "Анна белән араларны өзәм дә, татар кызына өйләнәм" дигән уй белән яши. Шәмси яраткан кызларының аналары белән чиркәү янында йөрүен күргәннән соң кире авылына кайтып китә, татар кызына өйләнергә яучы җибәрә. Әмма Аннадан "кызлар сине сагына, "папа-папа" дип өзгәләнә" дигән хатын алгач, ул тагын ике ут арасында кала. Спектакль нәкъ менә шушы хәлдә тәмамлана. Спектакль башында да, азагында да тамашачыга дөньяда һәр минут саен нинди дә булса бер тел югалуы, Гаяз Исхакыйның "200 елдан соң инкыйраз" әсәре язылганнан соң инде 120 ел узуы турында әйтелә. Моннан тыш, Берлин тамашасында вербатим алымы да кулланылды - яшьләр спектакльгә әзерләгәндә катнаш никахта булган берничә кешедән интервьюлар алган һәм аларның катнаш никахлар нинди авырлыклар китерә алуы турындагы уйларын сүзгә-сүз тамашачыга тәкъдим итте. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi