Содержимое
Русия контролендәге Акмәчетнең Киев район мәхкәмәсе Кырымда тоткарланган дүрт мөслимәне сак астында калдыруны 14 июньгә кадәр озайтты. Бу хакта адвокат Эмил Курбединовка сылтанып «Кырым теләктәшлеге» хәбәр итә. Утырышка мөслимәләрнең туганнары да килгән. Насиба Саидованың әнисе Динара Июпова әйтүенчә, утырыш ябык ишекләр артында узган һәм туганнарны кертмәгәннәр. Шулай ук аларны карарны игълан иткәндә дә эчкә үткәрмәгәннәр. Июпова сүзләренчә, алар кызларын бары «бер мизгелгә» генә күреп калган. Адвокат белдерүенчә, утырыш барышында Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) тикшерүчесе мөслимәләргә чикләү чарасын үзгәртсәк, алар шаһитларга басым ясарга һәм качарга мөмкин, чөнки Украина ватандашлыклары бар дигән. Ни өчен аларның өй сагына җибәрелмәве аңлатылмаган. ▪️Русия аннексияләгән Кырымда "Хизб-ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган Эсма Ниметулаева, Насиба Саидова, Эльвиза Алиева һәм Фавзия Османова 15 октябрьдә сак астына алынды. @azatliqradiosi