Содержимое
Татарстан Русия хәрбиләре басып алган Украинаның Лисичански һәм Рубежное шәһәрләренә тагын һуманитар ярдәм җибәргән Республика һәрвакыттагыча ярдәмне мулдан бирә. Бу юлы һуманитар ярдәм 17 машинада җибәрелгән. Бу хакта Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов үз Телеграм-каналында язды. Шунда ук Украинага каршы сугышучы хәрбиләргә дә өлеш каралган. Барлыгы 250 тонналык ярдәм. «Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәмне әзерләүдә бар республика халкы, барлык районнар, күп кенә предприятияләр һәм иҗтимагый оешмалар катнаша. Татарстан янәшә!» дип язган Миңнеханов. Моңа кадәр Татарстан президенты Миңнеханов мәктәпләрне берьюлы төзекләндереп булмаячак, чөнки Татарстан Украина сугышы өчен эшли диде. Аннан мәктәп, балалар бакчасы һәм өстәмә белем бирү оешмаларын төзекләндерүне сораганнар иде. Татарстанда юллар төзелеше һәм төзекләндерүгә чыгымнар да ике тапкырга кимеде. ▪️2026 елда республика бюджеты 13,8 млрд сумлык дефицит белән кабул ителде. @azatliqradiosi