Содержимое
АКШ режиссёры Дэвид Боренштейн һәм Уралдагы Карабаш шәһәреннән видеограф Павел Таланкин төшергән «Mr. Nobody Against Putin» ("Мистер Беркем дә түгел Путинга каршы") дигән картина «Иң яхшы документаль фильм» номинациясендә «Оскар» бүләгенә лаек булды. Бүләкләү тантанасында Таланкин урыс телендә чыгыш ясады. "Дүрт ел дәвамында без йолдызларга карап, иң зур теләгебезне телибез. Бик мөһим теләк. Әмма кайбер илләрдә күктән атылган йолдызлар урынына бомбалар төшә һәм дроннар оча. Киләчәгебез хакына, барлык балаларыбыз хакына, әйдәгез барлык сугышларны туктатыйк. Хәзер үк", диде ул сәхнәдән. 33 яшьлек Таланкин Чиләбе өлкәсенең Карабаш шәһәрендә яшәгән һәм әнисе белән бер мәктәптә эшләгән, дәүләт бәйгеләрендә откан. Аның тормышы, күпләрнеке кебек үк, 2022 елның февралендә, Владимир Путин Украинада сугыш башлагач үзгәрә. Мәктәптә милитаристик пропаганда дәресләре барлыкка килә, һәм, Мәгариф министрлыгы күрсәтмәсе белән, Таланкин алар турында хисап бирүче видеолар төшерә башлый. 2024 елның июнендә ул Боренштейн белән бергә фильм ясар өчен, төшерелгән материал белән Русиядән китә. Русия хакимиятен яклаучы медиаларда фильмны «русиягә каршы» дип атадылар. Картина чыккач, Таланкин эшләгән мәктәпкә күәт структуралары хезмәткәрләре килгән. Анда китапханәче булып эшләгән һәм вакыт-вакыт укытучыларны алыштырган аның әнисе эштән китәргә мәҗбүр булган, дип хәбәр итте җирле медиалар. Төбәк басмалары мәгълүматына караганда, Карабашта ул «шартлаган бомба эффекты» тудырган. Z-каналларда Таланкинны хыянәтче дип атаганнар. Элек Азатлык Радиосында Павел Таланкин белән әңгәмә чыккан иде👉монда укыгыз. @azatliqradiosi