TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30455

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры666Количество просмотров
Опубликован17 мар.17.03.2026, 11:32
Содержимое поста

Содержимое

Европадагы кырым оешмалары ассамблеясе ПАСЕны кырымтатарлар депортациясен "геноцид акты" дип танырга чакырды Европадагы кырым оешмалары ассамблеясе (АКО) вәкилләре Венада Европа Шурасы Парламент ассамблеясе (ПАСЕ) президенты Петра Байр белән очрашты. Очрашуда кырымтатарларның тарихи хәтере, аннексияләнгән Кырымда дәвам иткән репрессияләр һәм сәяси тоткыннар хәле турында сөйләштеләр. АКО президенты Элвис Чолпух ПАСЕны 1944 елдагы кырымтатарлар депортациясен "геноцид акты" дип тану турында резолюция башларга чакырды. Аның сүзләренчә, бу фаҗиганең нәтиҗәләре бүгенгә кадәр кырымтатарлар тормышына йогынты ясый, ә Кырымда Русия хакимиятенең хәзерге сәясәте ярымутрауның җирле халкына карата алып барылган репрессив сәясәтнең дәвамы булып тора. Байр исә Кырымда кеше хокуклары бозылуы дәвам итүенә, шул исәптән сәяси активистларны, журналистларны һәм җирле халык вәкилләрен эзәрлекләүгә җитди борчылу белдерде. Ул сәяси тоткыннар язмышына халыкара җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү һәм аларның хокукларын яклау мөһимлеген әйтте. 1944 елны 18 маенда Кырым татарларының зур өлеше тарихи ватаннарыннан Үзәк Азиягә, Свердлау, Пермь, Тула, Кострома өлкәләренә, Мари Иленә куыла. Кырымтатар милли хәрәкәте туплаган мәгълүматка караганда, халыкның 46,2 проценты — балалар, хатын-кызлар, картлар һәлак була. Тулырак монда укыгыз: https://smarturl.click/XDbl6