Содержимое
Хәерле иртә! 18 март, чәршәмбе иртәсенә нинди мөһим хәбәрләр бар? 🟠Иран хакимияте Иминлек шурасы сәркатибе Али Лариджаниның һәлак булуын раслады. Иран президенты моның өчен үч алачакларын әйтте. 🟠Доналд Трамп АКШ "НАТО ярдәменә мохтаҗ түгел" дип белдергән. Моңа кадәр Британия белән Германия кебек илләр Трампның Һормуз бугазына кораблар җибәрү үтенечен кире каккан иде. 🟠Татарстан белән Башкортстанда су ташу куркынычы турында кисәтәләр. Кышын күпләп яуган кар сәбәпле су дәрәҗәсе 1,5 метрга күтәрелергә мөмкин. 🟠Краснодарда дроннар һөҗүменнән бер кеше һәлак булган – төбәк башлыгы. Шәһәрдә өч торак йорт зыян күргән, аларның берсендә янгын чыккан диелә. 🟠Мәскәүдә мобил интернетны даими сүндерү аркасында кешеләр ешрак SMS җибәрә һәм телефоннан шалтырата башлаган, дип яза РБК. 7–13 март атнасында SMS хәбәрләр саны 15,5%ка арткан. @azatliqradiosi