TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30471

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры420Количество просмотров
Опубликован18 мар.18.03.2026, 16:11
Содержимое поста

Содержимое

Рөстәм Миңнеханов Кытайда сөйләмне тану һәм синтезлау белән шөгыльләнүче ясалма интеллект ширкәте белән танышты Татарстан рәисе Кытайның Хэйфэй шәһәрендә iFlytek ширкәтендә булган. Әлеге ширкәт ясалма интеллект, сөйләмне тану һәм синтезлау, тавышлы ярдәмчеләр эшләү белән шөгыльләнә. Моннан тыш, ул тавыш системнары, виртуаль чынбарлык һәм болыт исәпләүләре өлкәсендә Кытайның иң зур ширкәтләренең берсе санала. Ширкәтнең төп акционеры — дөньядагы иң зур кәрәзле элемтә операторларының берсе China Mobile. Аның абунәчеләре саны якынча бер миллиард кешегә җитә. Ширкәтнең иң популяр продуктларының берсе — тавышны тану технологиясе белән эшләүче онлайн-тәрҗемәчеләр. Рөстәм Миңнехановка 80 телдән берьюлы тәрҗемә ясый ала торган колакчын тәкъдим иткәннәр. Шулай ук Татарстан башлыгын уку материалларын тикшерү системы да кызыксындырган. Миңнеханов Татарстан түрәләренә әлеге ширкәт технологияләрен өйрәнергә кушкан. Аның сүзләренчә, соңгы елларда Кытай республика икътисадына иң зур чит ил инвесторының берсенә әверелгән. Узган елда Татарстанга кергән бөтен инвестицияләрнең 62 проценты Кытайдан булган. Кытайның Шандунь төбәге губернаторы Ван Цинсян исә Кытайның Татарстан белән хезмәттәшлеккә зур өмет баглавын һәм нефть чыгару, нефть эшкәртү, авиация һәм автомобиль төзелеше өлкәләрендә уртак проектлар белән кызыксынуын әйтте. ▪️2024 ел башында татар телендә текстны тавышка һәм тавышны текстка әйләндерә торган хезмәт эшли башлады. Бу эшне Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты башкарды. Ясалма интеллектны татар телен үстерү өчен куллану эшләре дәвам итә, әлегә зур телләр өчен тудырылган бөтен уңайлыклар да татар телендә юк.