TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30473

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры373Количество просмотров
Опубликован19 мар.19.03.2026, 08:55
Содержимое поста

Содержимое

Башкортстан һәм Татарстан мәчетләре Ураза гаете намазына әзерләнә Кичә мәчетләрдә соңгы тәрәвих намазлары укылды, иртәгә мөселманнар Ураза бәйрәмен каршылый. 🕌 Башкортстанның күпчелек мәчетләрендә гыйбадәт 09:00дә башланачак. Әмма кайбер мәчетләрдә бәйрәм иртәрәк — 08:00дә башлана. Мәсәлән, Уфадагы Гатчинская урамындагы «Мәдинә» мәчетендә, Сипайловодагы «Хәмзә» мәчетендә һәм Нагаево авылындагы мәчеттә. Сочинская урамындагы «Ихлас» мәчетенә исә мөэминнәрне 07:30га җыялар. Уфаның барлыгы 24 мәчетендә гает намазы укылачак, дип хәбәр итте шәһәр хакимияте. Төп мәйданчык, гадәттәгечә, «Ләлә-Тюльпан» мәчете булачак. Бәйрәм намазын Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин үткәрер дип көтелә. «Ләлә-Тюльпан» мәчете каршындагы мәйданда 11:00дән 16:00гә кадәр бәйрәм программасы оештырылачак: концерт, хәләл товарлар ярминкәсе, балалар өчен анимация һәм сый-хөрмәт вәгъдә итәләр. 🕌Татарстан мәчетләрендә бәйрәм намазы якынча 6:30да башланачак. Казанда мәчетләр яныннан үтә торган автобус маршрутлары 5:00дән йөрешкә чыгачак. Бу көнне шулай ук ел саен үткәрелә торган «Рамазан-фест» чарасы да башлана. Ул Иске Татар бистәсендә — Шиһабетдин Мәрҗани һәм Каюм Насыйри урамнарында үтәчәк. Програмда театрлаштырылган тамашалар, лекцияләр, ярминкә, фуд-корт, шулай ук балалар өчен остаханәләр һәм актив уеннар каралган. 19 мартта 18:00дән 20 мартта 9:00гә кадәр «Кол Шәриф» мәчетенә туристлар өчен керү ябылачак. Бу изге Рамазан ае тәмамлануга багышланган бәйрәм чараларын әзерләү һәм үткәрү белән бәйле.