Содержимое
Рамазанның соңгы көннәрендә Анталья татарлары зур ифтар оештырган Авыз ачу мәҗлесен Төркия татарлары җәмгыяте оештырган. Бу хакта социаль челтәрләрдә активист Наил Нәбиуллин хәбәр итте. Ифтар 15 март, Төркиянең Анталья шәһәрендә узган. Анталья — Төркиядә татарлар иң күп тупланган һәм актив эшчәнлек алып барылган шәһәр. Авыз ачу мәҗлесендә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуын искә алынган, шулай ук быел тарихчы, мәгърифәтче Һади Атласиның, Төркиянең Милли мәҗлесендә депутат булган, Төркия республикасын барлыкка китерүдә катнашучы фикер иясе Йосыф Акчураның тууына да 150 ел тула, алар исеменәре дә авыз ачуда яңгыраган. Авыз ачу тантанасында узган бинада бу шәхесләрнең һәм татар язучысы, милли идеолог Гаяз Исхакыйның рәсемнәре урын алган, шулай ук Татарстан байраклары урнаштырылган. Активист Наил Нәбиуллин язуынча, мондый авыз ачу мәҗлесләре Төркиянең өч шәһәрендә – Истанбулда, Әнкарада, Анталиядә узган. Аларга барлыгы 150ләп кеше килгән. Татарларның ифтарларга җыелуы дүртенче ел рәттән оештырылган. Ул бу ифтарлар Тукай, Акчура, Атласилар рухына багышланган, дигән. Тулырак 👉монда укыгыз.