TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30476

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры387Количество просмотров
Опубликован19 мар.19.03.2026, 15:34
Содержимое поста

Содержимое

«Баймак эше» фигуранты Зәки Ильясов колониядән чыккан. Аның җәзасын «ирекне чикләүгә алыштырганнар «Баймак эше»ндә хөкем ителгән, Башкортстанның Әбҗәлил районыннан 59 яшьлек Зәки Ильясов иреккә чыкты. Бу хакта18 мартта аның туганнары хәбәр итте. «Изге Рамазан ае тәмамланырга якынлашканда без иң зур шатлыкны уртаклашабыз! — дип язган Ильясовның якыннары. — 2 мартта узган мәхкәмә карары нигезендә әтигә җәзаны йомшарттылар һәм ул иреккә чыкты. Бүген барып каршы алдык». Пермь шәһәрендәге Мотовилиха районы мәхкәмәсе карарында әйтелгәнчә, Ильясовның колониядә үтәлми калган мөддәте йомшаграк җәза төренә — ирекне чикләүгә — алыштырылган. Бу үтенечне Зәки Ильясов үзе биргән, аны колония вәкиле хуплаган, прокуратура каршы килмәгән. Хөкемдар Антон Долматов карары нигезендә, иректән мәхрүм итү җәзасының үтәлми калган 11 ай 12 көнлек өлеше 1 ел 10 ай 24 көнлек ирекне чикләү җәзасына алыштырылган. Кертелгән чикләүләргә ярашлы, Ильясов күзәтү алып баручы махсус оешма рөхсәтеннән башка яшәү яки тору урынын үзгәртергә тиеш түгел, шулай ук яшәгән муниципаль берәмлек чикләреннән чыгып китәргә ярамый. Моннан тыш, ул айга бер тапкыр әлеге күзәтү оешмасына килеп теркәлергә тиеш. 2025 елның 19 мартында Оренбурның Үзәк районы мәхкәмәсе Ильясовны гомуми тәртипле колониядә өч ел да дүрт айга ирегеннән мәхрүм иткән иде. Ир «киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу»да һәм «хакимият вәкиленә карата тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллану»да гаепле дип табылган. Зәки Ильясов җәзасын Пермь шәһәрендәге 29нчы төзәтү колониясендә үтәде. Анда «Баймак эше» буенча хөкем ителгәннәрнең күпчелеге тотыла.