Содержимое
Мәхкәмә Татарстанның элекке вице-премьеры Энгель Фәттаховны СИЗОда калдырды Республиканың элекке мәгариф һәм фән министры адвокатлары сак астында тоту мөддәтен озайту карарына шикаять биргән иде, әмма Татарстан Югары мәхкәмәсе бу карарны үзгәрешсез калдырды. Фәттахов сак астында 7 майга кадәр калачак. Адвокатлар белдерүенчә, йорт сагына җибәрүнең ике нигезе бар — төгәлрәге, гаепләү ягыннан ике шаһит элек Фәттаховка каршы әйткәннәреннән баш тарткан. Алар бу сүзләрне хисләргә бирелеп һәм басым астында әйткәннәре турында белдергән. Фәттахов үзе исә ришвәт алу турындагы дүрт эпизодның өчесе буенча мәхкәмәдә үзенең гаепсезлеген исбатлый алдым дип саный. Гомумән алганда, ул изоляторда ике елга якын тотыла, шуларның 9 ае — эш мәхкәмәгә җибәрелгәннән соңгы чор. ▪️Энгел Фәттаховны вәкаләтләрен арттыру һәм зур күләмдә ришвәт алуда гаеплиләр. ▪️2012 елда Энгел Фәттахов Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасына билгеләнгәч, татар телен үстерү эшенә алынды. 2017 елда республика мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту калсын өчен көрәште. Моның өчен прокуратурадан кисәтүләр алды. Татар теле дәүләт теле буларак укытылмаячагы билгеле булгач, министр вазифасыннан алынды.