Содержимое
"Баймак эше" фигурантлары Азат Мирзин һәм Раил Галинның колония хөкемен мәҗбүри эшләргә алыштырганнар Азат Мирзинның февраль аенда колониядән чыгарылуы һәм Стерлетамактагы төзәтү үзәгенә мәҗбүри эшләргә җибәрелүе билгеле. Кайбер мәгълүматларга караганда, Раил Галин да шунда ук урнашкан. Мирзин белән Галинның нинди эшләрдә эшләве, шулай ук моның күпмегә сузылачагы билгесез. Былтыр Ижаудагы мәхкәмә Мирзинга 4,5 ел колония мөддәте бирде. Самардагы мәхкәмә Галинны 5 елга ирегеннән мәхрүм итте. "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты Мирзин белән Галинны сәяси тоткыннар дип таныды. Бу атнада "Баймак эше" нигезендә хөкем ителгән тагын бер кеше — 59 яшьлек Зәки Ильясовның — иреккә чыгуы да билгеле булды. Ул Пермьдәге 29нчы төзәтү колониясендә җәзасын үтәгән һәм өч ел да дүрт айга иректән мәхрүм ителгән иде. Тулырак монда укыгыз.