TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30500

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры318Количество просмотров
Опубликован21 мар.21.03.2026, 09:38
Содержимое поста

Содержимое

Исмәгыйль Гаспралы тормышында Зөһрә Акчурина роле Мәгърифәтче, "Тәрҗеман" газетының оештыручысы һәм нәшире, җәдитчелек хәрәкәте башында торган Исмәгыйль Гаспралы тууга 175 ел тулды. Ул калдырган мирас һәм эш тәҗрибәсе бүген дә актуаль. Аның тормышында танылган татар сәнәгатьчесе Әсфәндияр Акчурин кызы Зөһрә Акчурина уйнаган роль турында белә идегезме? "Зөһрә Акчурина белән Исмәгыйль Гаспралы 1882 елда танышкан. Зөһрәнең әнисе иртә вафат булган, әтисе икенче хатынга өйләнгән, яшь кыз боларны бик авыр кичергән. Әтисе аны туганы Ибраһим белән Кырымга ял итәргә җибәргән. Ул чакта Гаспралы Бакчасарай шәһәр башлыгы, яшь, чибәр кырымтатар егете булган, инде беренче китабы чыккан. Гаспралы дусты Гаяз Исхакыйга бу очрашу турында "өстемә кайнар су койган кебек булды" дип сөйләгән. Зөһрә туташ та тәэсирләнгән, истәлекләргә караганда, яшьләр арасында мәхәббәт хатлары йөри башлаган. Акчурин кызының бу мөнәсәбәтләренә каршы булган, бай сәнгатькәр өчен кызын Гаспралы кебек кешегә кияүгә бирү бик уңышлы саналмаган, күрәсең. Ләкин мәхәббәт җиңгән, Зөһрә ире янына Бакчасарайга китеп барган. Шуннан бирле Зөһрә ханым иренең иң якын дустына һәм теләктәшенә әйләнгән. "Тәрҗеман" басмасын ачканда ул чактагы Русияне күз алдыгызга китерегез, андый басманы ачу бик авыр булган. Зөһрә ханым аңа басмаларны чыгарырга ярдәм иткән, сәләтле балалар үстергән. Аларның кызы Шәфика Гаспралы "Алем-и-нисван" хатын-кызлар журналы мөхәррире булган. Кызганыч, Зөһрә ханым 1903 елда 41 яшендә тифтан үлеп киткән. "Тәрҗеман"ның 20 еллыгын Гаспралы инде Зөһрәсез билгеләп үткән. Ләкин аларның балалары әтисенең эшен дәвам итә башлаган. Гаиләдә шундый терәк, аңлашу булуы һичшиксез Исмәгыйл Гаспралының канатларын үстергән. Бу турыда да белү мөһим, болар татар хатын-кызлары, кырымтатар хатын-кызларының хокуклары һәм роле турындагы сөйләшүләр өчен мөһим әйберләр" Бу хакта безгә Кырымтатар тарихчысы Гөлнара Бекирова сөйләгән иде. Әңгәмәне тулысынча монда укыгыз: https://smarturl.click/xVXpZ