Содержимое
Бүген Татарстанның дәүләт статусы турында референдум уздырылган көн. Аны искә алучы бармы? 1992 елның 21 мартында Татарстанның дәүләт статусы буенча референдум үткәрелә. "Сез Татарстан республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты буларак Русия федерациясе, башка республикалар һәм дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамәләр нигезендә урнаштыруы белән килешәсезме?" дигән сорауга республика халкының 61,4 проценты "әйе" дип тавыш бирде. 👉Бүген чит илдәге "Татар шурасы" әлеге темага конференция уздырды. Илдә бу хакта искә алучы булмады диярлек. 📌Референдум нәтиҗәләре болайбула: ✔️Референдумда тавыш бирү хокукы булган Татарстан ватандашларының 81,2%ы катнаша — бу рекорд күрсәткеч. ✔️Суверенитет өчен иң аз тавыш биргән шәһәр - Бөгелмә. Ә иң күп тавыш биргән район — күрше Азнакай. ✔️Казан халкының 46,8%ы суверенитет өчен тавыш бирә — шунысы кызык: 1989 елгы җанисәп буенча татарлар Казан халкының 40,5%ы гына тәшкил итә. ✔️Татар белән урысның саны якынча бертигез булган калган өч иң зур шәһәрдә исә нәтиҗәләр күпкә югары. Мәсәлән, Чаллыда суверенитет өчен — халыкның 60,8%ы, Түбән Камада — 54,3%ы, ә Әлмәттә — 71,4%ы тавыш бирә. Чаллыда һәм гомумән Кама аръягында ул вакытта татар милли хәрәкәтенең позицияләре бик көчле була — бу референдумның нәтиҗәсенә дә йогынты ясый. Казандагы саннарны исә болай аңлатырга мөмкин: Татарстан суверенитетына каршы чыгучыларның бөтенесе диярлек нәкъ менә башкалада яши торган була. 1992 елгы референдум Русия тарихында сәяси көндәшлек үрнәге булып тора, чөнки хакимиятләр куелган сорау белән элиталар һәм халыкның аерым катламнарына гына түгел, ә һәрбер тавыш бирүчегә мөрәҗәгать итә. Ә бу референдумга китергән вакыйгалар турында биредә язган идек:https://smarturl.click/oq2O