Содержимое
Якшәмбегә каршы төндә 96нчы яшендә Мәскәү композиторы Сәяр Хәбибуллин вафат булган. Бу хакта туганнарына сылтанып Мәскәүнең Татарстандагы вәкиллеге хәбәр итә. Түбән Новгород өлкәсендәге Суыксу авылында туган Сәяр Хәбибуллин гомер буе Мәскәүдә яшәп, татар халкы өчен иҗат иткән композитор. Аның “Эзләдем бәгърем сине” дигән җырын мәхәббәт гимны дип атыйлар. 60 ел элек язылган бу җыр бүген дә бик популяр. Сәяр ага узган гасырның 60нчы елларында Москонцерт каршында “Якты юл” дип аталган беренче татар төркемен оештырган композитор. 1980нче елларда ул оештырган “Хыял” төркемен олы яшьтәгеләр әле һаман да искә алып сөйлиләр. Ул заманнар турында композитор: "Без ул вакытта татар җырлары белән ярты Русияне генә түгел, бөтен Урта Азияне иңләп йөргән идек", дип сөйләгән иде. Сәяр абый күп кенә шагыйрьләр белән бергә иҗат итә. Аның музыка кораллары өчен язылган әсәрләре, хәтта дини темага язылган мөнәҗәтләре дә бар. @azatliqradiosi