TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #30524

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры305Количество просмотров
Опубликован22 мар.22.03.2026, 16:13
Содержимое поста

Содержимое

Уфа шәһәренең төньяк сәнәгать зонасында, төбәкнең иң эре нефть эшкәртү ширкәтләре тупланган урында, яңа янгын чыккан. 22 март иртәсендә җирле һава аланы ябылды һәм дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде. Чикләүләр кертелгәннән соң күп тә үтми, социаль челтәрләрдә һәм украин Telegram-каналларында шәһәр эчендә чыккан янгын күренешләре төшерелгән кадрлар тарала башлады. ASTRA-ның проекты булган OSINT-анализ мәгълүматларына караганда, янгын Уфа шәһәренең Төньяк сәнәгать зонасы территориясендә барлыкка килгән. Аналитиклар шаһитлар төшергән фотоларны өйрәнгән, алар, аерым алганда, Exilenova+ каналы тарафыннан да бастырылган. Фотолар гадәттән тыш хәл урыныннан якынча 10 чакрым ераклыкта дип фаразланган - Российская урамыннан төшерелгән. Бу районда Башнефть ширкәтенең (ул Роснефть структурасына керә) өч төп бүлеге урнашкан: Башнефть-Уфанефтехим, Башнефть-Новойл һәм Уфа нефть эшкәртү ширкәте биләмәсендә (Башнефть-УНПЗ). Әлеге ширкәтләр бер-берсенә бик якын урнашкан. Башкортстан рәсми рәвештә әлеге хәлгә аңлатма бирмәде. Бу инде соңгы ике тәүлек эчендә икенче шундый очрак. 21 март көнне дә Уфага һөҗүм булды. Тулырак👉монда укыгыз. @azatliqradiosi